Чирмешәнлеләрне концертка, Кыш озату бәйрәменә дә чакыралар
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләрне концертка, Кыш озату бәйрәменә дә чакыралар

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне тирәсендәге ялларда чирмешәнлеләргә дә, кунакларга да бәйрәмне күңелле уздырырга мөмкинлек була.

6 мартта район мәдәният йортында 18 сәгатьтә хатын-кызлар өчен “Хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итәбез”  исемле ял кичәсе оештырыла.

7 мартта Кыш озату бәйрәме була. Чермешәнлеләрне һәм кунакларны сәгать 10да район үзәгендәге Яшьләр мәйданчыгына чакыралар. Биредә кайнар чәй, коймак, башка тәм-томнар һәм шашлык белән сыйланырга мөмкин. Бәйрәм уеннар, конкурслар белән үрелеп барачак, концерт та була.

8 мартта Кәрван-сарайның ярминкә узучы мәйданына килгән кунакларга районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылар ачык һавада бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк.

фото: архив


Нет комментариев