Чирмешәндә полиция ветераннары яшь автоинспекторлар белән очрашты
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә полиция ветераннары яшь автоинспекторлар белән очрашты

Ватанны саклаучылар көне алдыннан районның ЮХИДИ бүлекчәсендә Дәүләт автоинспекциясе Һәм Эчке эшләр бүлеге ветераннары булып китте.

-Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз Самат Хәйруллин, Марат Яббаров, Рамил Гыйрфанов мәктәп укучылары белән очраштылар, хатирәләр яңарттылар, балаларның сорауларына җавап бирделәр - ди ЮХИДИ инспекторы Сергей Барабашкин. – Кунакларны Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының юл хәрәкәте яшь инспекторлары тәбрикләде. Ә очрашу ахырында районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров шундый кызыклы һәм файдалы очрашуга килгән өчен, ветераннарга һәм яшь инспекторларга рәхмәт белдерде, аларга бүләкләр тапшырды.

фото: Сергей Барабашкин


Нет комментариев