Бәйрәмнәр

Бәйрәм көннәрендә Чирмешәндә төрле чаралар оештырыла

Халык бердәмлеге көне уңаеннан районда байтак чаралар уздыру планлаштырыла. 3 ноябрьдә физкультура-савыктыру комплексында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу, мини-футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярыш, "Юбилейный" боз сараенда хоккей буенча турнир, китапханәләрдә викториналар, конкурслар, әңгәмәләр уздыру планлаштырыла. 4 ноябрь көнне Чирмешәндә, Яшьләрнең күңел ачу үзәгендә бәйрәм концерты булачак (бушлай). 3-4 ноябрьдә...

Халык бердәмлеге көне уңаеннан районда байтак чаралар уздыру планлаштырыла.

3 ноябрьдә физкультура-савыктыру комплексында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу, мини-футбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярыш, "Юбилейный" боз сараенда хоккей буенча турнир, китапханәләрдә викториналар, конкурслар, әңгәмәләр уздыру планлаштырыла. 4 ноябрь көнне Чирмешәндә, Яшьләрнең күңел ачу үзәгендә бәйрәм концерты булачак (бушлай).
3-4 ноябрьдә авыл мәдәният йортларында да концерт тәкъдим итәчәкләр.
3-6 ноябрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә "Борынгы Болгар" исемле тарихи кинофильм карарга мөмкин.

Чирмешән районы бәйрәм чаралары

Нет комментариев