Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бакчачы почмагы

Татлы борыч вакытында кызарсын, дисәң...

Бу яшелчәне июньдә аеруча тәрбияләргә кирәк.

Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә төймәләнүе тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 3-4 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр исәбеннән җылы су сибәргә киңәш ителә. Яшелчәләрнең төпләрен йомшартып тору да аларның яхшы җимешләнүенә йогынты ясый.
Июньнең икенче декадасында помидорлар матурланып үсеп китә. Аларга, шулай ук, вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга һәм артык ботакларын кисеп ташлап, сабакларын формалаштырырга кирәк. Помидорлар чәчәк атканда көннәр салкынча булып, еш кына яңгыр явып торса, аларга сыек кына бор кислотасы эремәсе сибегез. Ташкабаклар чәчәккә йомарланганда төп сабакның башын өзегез, тармакларындагы сабаклар 35-40 сантиметрга кадәр үскәч, аларның да башларын өзеп алыгыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев