Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Техникалар кырга чыгарга әзер

"Серендеев" крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркында тагылма агрегатлар, чәчкечләр, культиваторлар әзерлек сызыгына куелган. Бер КамАЗ, бер МТЗ-80, икешәр ДТ-75, МТЗ-82, МТЗ- 2112 тракторлары барысы да бүген үк кырга чыгарга әзер. - 1 мартта ремонт эшенә керештек, хәзер инде вак-төяк җитешсезлекләрне генә бетерәбез. Язгы чәчү вакытында техникаларны ике сменада эшләтү өчен механизаторлар...

"Серендеев" крестьян-фермер хуҗалыгының машина-трактор паркында тагылма агрегатлар, чәчкечләр, культиваторлар әзерлек сызыгына куелган. Бер КамАЗ, бер МТЗ-80, икешәр ДТ-75, МТЗ-82, МТЗ- 2112 тракторлары барысы да бүген үк кырга чыгарга әзер.


- 1 мартта ремонт эшенә керештек, хәзер инде вак-төяк җитешсезлекләрне генә бетерәбез. Язгы чәчү вакытында техникаларны ике сменада эшләтү өчен механизаторлар туплыйбыз. Ягулык, орлык та бар, - ди хуҗалык бригадиры Михаил Емельянов.

"Серендеев"та 15 механизатор эшли. Георгий Баландаев шулар арасында иң тәҗрибәлесе. Ул 42 ел трактор егәрли, шуның 7 елын - әлеге крестьян-фермер хуҗалыгында. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, язгы чәчү, урып- җыю чорларында ул эшнең күләменә карап арта да икән.

Фермер хуҗалыгының 1777 гектар чәчүлек җире бар, анда арпа, бодай, карабодай үстерергә ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ивашкино авылы. Фермер хуҗалыгы