Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыклары арпа чәчә башладылар

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 10 мең гектардан күбрәк мәйданда (80 процент) уҗымнар минераль ашламалар белән тукландырылган.

Бу эшне “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”, “Әккәрәй” җәмгыятьләрендә озакка сузмыйлар. Тулаем алганда, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Рауфан Шәйхетдинов әйтүенчә, уҗымнарның торышы өметле, алар яхшы кышлаган. Күпьеллык үләннәрнең әлегә 1537 гектарына (60 процент) минераль ашлама керткәннәр.

Әлегә тиешленең 28 проценты өлешендә, 15 мең гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплатылган. “ЧИРМЕШӘНАГРО”, “БИО-АГРО”да әлегә күрсәткеч 42 процент ук.

“БИО-АГРО”да инде берничә көн арпа чәчәләр. “ЧИРМЕШӘНАГРО” шулай ук әүвәл арпа чәчә башлый.

“БИО-АГРО” җәмгыяте Андреевка янындарак участокта элиталы арпа орлыгы чәчә. Монда берьюлы өч агрегат эшли. Орлыклары эшкәртелгән, агуланган, ашлама да кертә баралар.

–Көздән сөрелгән җирләрне тырмалауга 11 агрегат җәлеп ителде, – ди баш агроном Шамил Гасыров.

Альберт Галәүтдинов, РәмзилГарифуллин, Илшат Гыйрфанов, Илнур Садриев агрегатлары чәчү темпын көчәйтә баралар. Андрей Мокшанов инде бер атна җир тырмалый.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев