Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кәҗә дә өч литр сөт бирә

Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 5800 килограмм чамасы сөт сата (былтыр 2 нче декабрьдә - 6614). Кайбер җәмгыятьләрдә бер сыердан көненә уртача бары ике-өч литр сөт савалар. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 1844 баш сыер исәпләнә. Туберкулез авыруы нәтиҗәсендә аларның саны шактый кимеде (узган ел 4600 баш иде). Быел сөтне...

Бу көннәрдә район хуҗалыклары барлыгы 5800 килограмм чамасы сөт сата (былтыр 2 нче декабрьдә - 6614). Кайбер җәмгыятьләрдә бер сыердан көненә уртача бары ике-өч литр сөт савалар.

Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 1844 баш сыер исәпләнә. Туберкулез авыруы нәтиҗәсендә аларның саны шактый кимеде (узган ел 4600 баш иде). Быел сөтне Элмәледәге "Сөлчә" җәмгыятендә (810 килограмм), "Лашман агрофирмасы"нда (710), "Кара Чишмә"дә (390) генә былтыргыдан беразга күбрәк саталар. Ә башкаларда саннар түбән тәгәрәгән.
-Төп сәбәп - сыерларны тиешенчә ашату оештырылмаган. Хуҗалыкларда ясалма орлыкландыру, нәсел-үрчем эше юк дәрәҗәсендә.
Сыер савучылар җитешмәү аркасында да маллар "бозыла",-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Марс Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы