Иске Кадида уҗым бодае уңган
"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле-кузаклыларның 500 гектарыннан (барлык мәйданның дүрттән бере) уңыш җыеп та алынган (район буенча 6 мең гектар, 17 процент). Бу хуҗалыкта уҗым бодаеның һәр гектары уртача 28 центнер уңыш белән сөендерә. Арыш та начар түгел. Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 36 мең 404 гектардан бөртекле-кузаклылар уңышын җыярга...
"Камалов Р.Ә." крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле-кузаклыларның 500 гектарыннан (барлык мәйданның дүрттән бере) уңыш җыеп та алынган (район буенча 6 мең гектар, 17 процент).
.jpg)
Бу хуҗалыкта уҗым бодаеның һәр гектары уртача 28 центнер уңыш белән сөендерә. Арыш та начар түгел.
Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 36 мең 404 гектардан бөртекле-кузаклылар уңышын җыярга туры киләчәк. Уҗым культуралары - 7700, арпа - 13308, сабан бодае - 12133, солы 1881 гектар мәйдан били.
"Сөлчә", "ЧирмешәнАГРО", "Иванов Ю.С.", "Үтәмеш", "Моляков В.А." хуҗалыкларында да урак темпы, башкалар белән чагыштырганда, көчәя бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев