Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте 33 якташыбызны эшле итә

«Сөлчә» җәмгыяте 2008 елдан бирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә һәм ике торак пунктны: Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларын берләштерә.

Узып баручы ел йомгаклары һәм 2025 елга бурычлар турында әлеге җәмгыятьне инде 22 ел җитәкләүче Хәмзә Хаматов белән сөйләштек.

- Хәмзә Ильясович, быелгы эшләрегезне саннардан башлыйк әле?

-Гомумән, узган 10 айда хуҗалыкта 79 миллион 131 мең сумлык тулай продукция җитештерелде, авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан 10 айда 61 миллион 242 мең сум акча керде. Хуҗалык буенча табыш 1 миллион 354 мең сум тәшкил итә.

2024 елда бөртекле культуралар 1560 гектар мәйданда игелде. Быел үсемлекчелек тармагына шартлар килде. 33579 центнер ашлык җыеп алдык, уңыш уртача 22 центнер. Димәк, югары рентабельле бөртекле культуралар чәчү белән тагын да яхшырак шөгыльләнү, 1 гектарга кимендә 70 килограмм исәбеннән ашлама кертү, туфрак эшкәрткәндә, чәчүлекләрне карауда һәм урып-җыюда барлык агротехник таләпләрне үтү зарур.

Азык культураларын 1371 гектарда үстердек. Кышка җитәрлек күләмдә тупас һәм сусыл азык әзерләнде: салам - 7000, сенаж - 38000, печән - 12000 центнер, моннан тыш, 7000 центнер ашлык фуражы салынган.

- Терлекчелек турында нәрсә әйтерсез?

- Үсемлекчелектән аермалы буларак, әлеге тармакның бер үзенчәлеге бар. Терлекчелек белән ел әйләнәсендә шөгыльләнергә кирәк. Киләчәктә  иң мөһим бурычларының берсе – малларның баш санын һәм продуктлылыгын саклап калу. Бүген хуҗалыкта 397 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шулардан 113е — савым сыерлары. Сөтчелекне тагын да үстерү һәм продуктлыкны арттыру өчен 1 миллион 80 мең сумга тугыз баш тана сатып алдык. Хуҗалыкта шулай ук 16 баш ат бар.

2024 елның 10 аенда 993 тонна сөт савылды, 1 сыердан 4663 килограмм. 11 миллион 250 мең сумлык, 75 тонна мөгезле эре терлек ите җитештерелде.

-Сезнең пай җирләрегез дә бар. Бу ел өчен халык белән исәп-хисап ясадыгызмы?

- Әйе, хуҗалыкта пай җирләренең өлеше 1998,76 гектар тәшкил итә. Алар өчен пайчыларга өчен 1 миллион 498 мең 695 сумлык 111 тонна көзге бодай бөртеге бирелде. Муниципаль һәм дәүләт милкендәге җирләрне арендалау шартнамәләре буенча 338 мең 349 сум түләдек. Бүгенге көндә бюджетка салым түләүләренең гомуми суммасы 2 миллион 821 мең 871 сум тәшкил итә.

- Сүзне керемнәр белән башлаган идек, ләкин башка чыгымнар да бардыр инде?

- 2024 елда үзебезнең акчага 5 миллион 316 мең сумлык арка рәвешендәге  ашлык саклагыч төзедек. Хуҗалыкка шулай ук орлык агулаучы матдәләр, гербицидлар, ветмедикаментлар, запас частьләр сатып алдык, яңа җиһазлар урнаштырдык. Болар барысы да зур чыгымнар сорый.  Ягулык-майлау материаллары гына да 9 миллионга сумга сатып алдык.

2024 елның 10 аенда «Сөлчә» ширкәте 1 миллион 240 мең 437 сумлык субсидия алды.

- Җәмгыятьнең техник паркы  нинди хәлдә?

 - Хуҗалыкта 21 берәмлек техника исәпләнә, шул исәптән дүрт ашлык җыю комбайны, бер азык җыю комбайны, дүрт МТЗ-1221, җиде МТЗ-80, берәр Т-150К һәм ХТЗ, ике КамАЗ, бер ГАЗ-53, шулай ук тагылмалы һәм асылмалы агрегатлар бар. Болар барысы да эш алып бару өчен җитәрлек. Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм тракторларны ремонтлау эшләрен төгәлләдек.

- Җәмгыятьтә ничә кеше эшли?

- 33 хезмәткәр. Алар арасында Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле авылларыннан да бар. Күрше авыллардан да киләләр.

Ике авылда 1081 кеше исәпләнә. Яңа Элмәле авылындагы 210 йортта - 529, Иске Элмәле авылындагы 200 йортта 552 кеше яши.

- 2025 елга планнарыгыз?

- Киләсе елда сабан бодаен – 348, арпаны - 352, солыны – 265, карабодайны - 95, берьеллык үләннәрне 1003 гектарда чәчәргә уйлыйбыз. Барысы 2113 гектар.

- Хәмзә Ильясович, киләсе елда уңышка нигез салындымы?

- Сыйфатлы орлык булмаса, яхшыга өметләнергә юк. Безнең хуҗалык бөртекле культуралар орлыклары белән тулысынча тәэмин ителгән.

Быел 330 мең сумга элиталы: 10 тонна «Нур» арпасы, 10 тонна «НИКОН» сабан бодае  сатып алдык.

-Тиздән яңа ел җитә, газета укучыларыбызга нәрсәләр теләр идегез?

- Киләсе ел бөтен проблемаларны берьюлы хәл итмәячәк, әмма барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез. Авыл хезмәтчәннәренә һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек юлдаш булсын. Шулай ук барыбызга да тынычлык телим, бу бүгенге көндә бик актуаль. Һәм, әлбәттә инде, үз эшебездән шатлык һәм ләззәт, алыйк. без, авыл хезмәтчәннәре – табыннарыбызөчен иң кирәкле ризыкларны үстерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев