Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында язгы кыр эшләренә 225 трактор чыгачак

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә барлыгы 225ләп трактор “җигелергә” тиеш. Аларның 95 проценты моңа әзер, диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

15 мартта районга Казаннан комиссия киләчәк икән. Алар авыл хуҗалыгы техникаларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләчәк. Хәзер исә хуҗалыкларда бу эшләрнең барышын районның авыл хуҗалыгы белгечләре тикшерә. Алар иң әүвәл “Сөлчә” җәмгыятендәге – Яңа Элмәледәге машина-трактор паркын карады.

-Шушы рәвешле барлык хуҗалык техникалары күз уңыннан үткәреләчәк. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте язгы эшләргә әзерлекне, нигездә, көздән ук төгәлләп, кайгыртасын кайгыртып куйды. “БИО-АГРО”да егәрле ике зур тракторга гына запас частьләр кирәк. “Әккәрәй”дә, “Ильхан”да, “Сөлчә”дә, “Тепсупкаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгында ремонтлау эшләре яхшы оештырылган, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Бүген хуҗалыкларга ашлама, иң беренче чиратта, ягулык-майлау материаллары кайгыртасы бар. Һәм, әлбәттә инде, техникаларны механизаторлар белән комплектлау зарур.

-Безнең хуҗалыкта 12 берәмлек трактор исәпләнә, аларның төп өлеше язга әзер. Культиваторларны исә көздән әзерләп куйдык. 100 тырмабыз да бүген кырга тагып чыгарлык хәлдә, аларны ремонтлаучы остага берсе өчен 500 сумнан түләдек, - ди “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Хамматов.

Кадрлар проблемасы бу хуҗалыкка да хас. Механизаторларның күпчелеге олы яшьтә. Шунлыктан белгечләрне читтән дә эзләргә туры килә.

-Язгы кыр эшләренә барлыгы, “сеялщикларны” санап, 18-20 кеше таләп ителә. Хәзер ягулык: солярка һәм май юлларга кирәк, язгы эшләргә генә дә, гадәттә, 27 тонналап дизель ягулыгы китә, - ди Хәмзә Ильяс улы.

Сөлчәлеләр быел көнбагыш басуларының мәйданын арттырмакчылар. Былтыр бу культураны 120 гектарда игеп, 1 миллион 200 мең сум табыш алганнар. Шунлыктан язга көнбагышны 226 гектарда чәчмәкчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев