Чирмешәнгә дәүләт инспекторы килгән
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәнгә дәүләт инспекторы килгән

Безнең районда республиканың Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең баш дәүләт инженер-инспекторы Радик Зыятдинов булып китте.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аны язгы, көзге кыр эшләре вакытында өч районга, шул исәптән безгә дә  җаваплы вәкил итеп билгеләгән. Бу килүендә Казан кунагы  район башкарма комитеты, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре белән очрашып, мондагы хәлләр белән танышып, кыр эшләренә әзерлек хакында сөйләшеп киткән.

Илнур Сәлахов фотосы


Нет комментариев