Чирмешән районында уракка әзерлек бара
"Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында бу көннәрдә урып - җыюга әзерлек эшләрен төгәлләп киләләр. -Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар,...
-Быел бертекле культуралар 1308 гектар чамасы мәйданны били, - ди хуҗалык җитәкчесе Николай Серендеев. - Урып - җыю эшләрендә өч комбайн: "Нива", "Полесье", "Енисей" катнашачак. Комбайнчыларыбыз үзебезнекеләр. Александр Еферов, Василий Никифоров, Александр Иванов - тәҗрибәле, тырыш механизаторлар, үз бурычларын яхшы аңлап, ел саен уракта вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр. Бүген егетләр комбайннарны ремонтлыйлар. Монда да төп эшләр бетте, вак-төяк кенә калып бара. Амбарлар да яңа уңышны кабул итәргә әзер.Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев