Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Котлаулар

Котлыйбыз!

19 ноябрь 2025, 08:00

616

0

0

Котлыйбыз!

Кадерле ирем, әтиебез, бабабыз Рафаэль Рәшит улы Мәсәлимовны (Чирмешән) олы бәйрәме – 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сиңа кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларыңның күңел җылысын тоеп, изгелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Безнең өчен, син, әти генә түгел -  чын дус та, саклаучы да, кыен чакларда кәеф күтәрүче дә. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез. Без синең белән бик нык горурланабыз һәм рәхмәтләребезне белдерәбез.

Иң изге теләкләр белән хатының Фәридә, балаларың: Илназ-Людмила, Раил, оныкларың.
Безнең теләкләргә  кодаларыгыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев