Котлыйбыз!
Чирмешәндә яшәүче кадерле кешебез РӘЙХАНӘ ӘГЪЗАМЕТДИН кызы ӘХМӘТҖАНОВАның бүген, 18 июльдә, туган көне.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, шатлык-куанычлар телибез.
Мул, имин тормышта, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен, гомер буе кылган яхшылыкларыңның әҗерен күреп, рәхәттә, бәрәкәттә, сау-сәламәт булып яшәргә язсын.
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Васыйл, энең Илшат, кода-кодагыең Таһир–Флера Рәхимҗановлар,
балаларың Рафаэль-Эльвира, Линар-Диана, оныкларың Альберт, Марсель.
Комментарии
0
0
Рәйханә,туган көнең белән сине!Бик матур торасың,бәхетле икәнең йөзеңнән үк күренә. Сине шулай күрүемә мин бик шат.Мөнирә апаң.
0
0