Котлыйбыз!
Чумачка авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче ЛЮЦИЯ МИНРАХМАН кызы ГЫЙЛӘҖЕВАның 11 июльдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез, гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешмичә, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Сәламәтлек, озын гомер язсын,
Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!
Күңелең синең күтәренке булсын,
Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минсәгыйть;
балаларың Нияз-Надежда, Илназ-Илсөяр, Эльвир;
оныкларың Айбулат, Айназ, Айла, Рената.
Нет комментариев