Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

29 июня 2023, 10:17

447

0

2

Котлыйбыз!

Кармыш авылында туып үскән, Керкәле авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем,

әниебез Ландыш Әгъзам кызы  Шәйхуллинаның 30 июньдә 55 яшьлек юбилее, ә бергә гомер итүебезгә 35 ел.

Тормыш юлы аккан судай узып киткән. Ул беркемнең дә шома гына бармый. Барысын да бергә күрдек, бергә кичердек. Дөньядагы иң зур байлыгыбыз, безнең мәхәббәт җимешләребез - улларыбыз, оныкларыбыз. Син сабыр, изге күңелле, юмарт, гади, туган җанлы, нигезебезнең кояшы. Кадерлебез, олуг юбилеең белән ихлас котлыйбыз, җан, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Мул, имин тормышта, балаларыңның, оныкларыңның изгелеген, яхшылыкларыңның әҗерен күреп, рәхәттә, бәрәкәттә, сау-сәламәт булып, тигезлектә озын гомер кичерергә язсын сиңа.
Әни, диеп әйтер кешең булу –
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса  – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.

Тормыш иптәшең Әлфәт, балаларың Илшат-Миләүшә, Илнур-Илгизә, оныкларың Айлинә, Мөхәммәт.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев