Котлыйбыз!
Бәркәтә авылында яшәүче Әнвәр Минсәгыйть улы Лотфуллинга 4 июльдә 60 яшь тула.
Хөрмәтле хезмәттәшебезне шушы күркәм гомер бәйрәме белән ихлас тәбриклибез. Ул безне эштәге уңганлыгы, тырышлыгы белән сокландырып яши.
Әнвәр Минсәгыйть улы 1981 елда мәктәпне тәмамлаганнан соң фермага эшкә килә. Булдыклы, акыллы, олы йөрәкле егет, әти-әнисен карау максаты белән, Бәркәтәдән беркая да китми, туган авылында төпләнеп кала.
– 1981 елны урманда көтү көттем. 300 баш терлекне тирәсе тотылмаган урман буйларында йөрттек. “Әнвәрдән башка көтүгә чыкмыйбыз, маллар телен аңлый ул, алар аны тавышыннан таныйлар, тыңлыйлар бит”, дип әйтәләр иде колхозда, – дип сөйли хезмәттәшебез.
Җиде ел көтү көткәннән соң, Әнвәр Лотфуллинны фермага жаваплырак эшләргә куялар. Ферма мөдире урынына да калгаларга туры килә аңа. Азык бирүче булып та эшли.
– Комплекста берүзем 100-200 баш үгез карадым, барысын да исән-сау, чирләтмичә үстереп тапшыра идем, - ди ул.
Әнвәр Минсәгыйть улы кулларында ут уйнатучы, бик тырыш, тәртипле егет икәнлеген 2007 елда оешкан “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”нә эшкә килгәч тагын бер кат раслады. Ул бүген безнең җәмгыятьтә терлекче булып хезмәт куя. Үтә дә җаваплы, эшен җиренә житкереп, яратып башкаручы белгеч. Ул булган җирдә һәрвакыт тәртип, чисталык хөкем сөрә.
...Сүзендә тора Әнвәр, авылдан китми, әти-әнисен карап, тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озата. Гаилә корып, тормыш иптәше белән матур гына яшиләр. Уңган хезмәттәшебезнен йорт жире дә авылда үрнәк хуҗалыклардан: ялт иткән, төзек, матур йортта гомер итәләр алар.
Хөрмәтле Әнвәр Минсәгыйтович, олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Исәнлектә-саулыкта, бәхеттә-шатлыкта, гаиләгез белән тигезлектә озак яшәгез. Гомер юлыгыз куанычлы вакыйгалардан гына торсын.
Олы хөрмәт белән, “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыяте
коллективы
Комментарии
0
0
Анвэр сине юбилейен белэн тэбрик итэбез Сина исэнлек саулык тазалык Алла тормыш иптэшен белэн бергэ бергэ тыныч матур тормышта яшэвегезне телибез
0
0