Котлыйбыз!
Утыз Имән авылында туып үскән, шунда гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез
Сания Минневәли кызы Шәфигуллинаны 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Әниебез! Дөньяның матурлыгын йөрәгенә сыйдырган, гаилә учагын саклаучы хатын-кыз, уңган булган хуҗабикә, балаларын өзелеп яратучы әни, кадерле әби син.
Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең, мәрхәмәтлелегең өчен мең рәхмәт. Гомер юлыбызда таянычыбыз да, ышанычыбыз да, яклаучыбыз да син.
Гомерең буе дөньялар түгәрәк, тормышлар мөбарәк булсын дип, балаларың өчен җан атып яшисең.
Тормышта булган мәшәкатьләрдән, борчу-әрнүләрдән һәрчак өстен чыгуың – иң уңай сыйфатларыңның берседер.
Синең янәшәңдә безгә җылы, рәхәт, киләчәктә дә горурлыгыбыз булып яшә.
Бүген өй тутырып кайтучы балаларың, оныкларың, оныкчыкларың бар, киләчәктә дә бала җанлы әбекәй, безгә, балаларыңа кирәк булып яшә.
Нигезебезнең нуры, күңелебез кояшы булып мәңге балкы. Сиңа нык сәламәтлек, имин көннәр, озын гомер телибез.
Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың һәм аларның балалары.
Нет комментариев