Котлыйбыз!
25 июньдә безнең иң газиз, якын булган кешеләребезнең –
Чирмешәндә яшәүче Минзәки Закир улы һәм Алсирә Закир кызы Сәгыйровларның
бергә гомер итә башлауларына 50 ел тула.
Кадерле әти-әни, Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән тәбрик итәбез.
Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк, терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып матур гомер кичерәсез.
Сезгә бәрәкатле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Табыннарыгыз мул, күңелләрегез тыныч булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игътибарын, ихтирамын тоеп, кайгы-хәсрәт күрмичә озак еллар яшәргә язсын.
Акыллы киңәшләрегез, һәрвакыт ярдәм итеп яшәвегез өчен зур рәхмәт.
Иртәгәсен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән кызларыгыз Гөлнара, Гөлүзә, оныкларыгыз Алия, Илнур.
Нет комментариев