Котлыйбыз!
Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөдире Исламия Мәсхүт кызы Нуртдиновага 18 июньдә 50 яшь тула.
Хөрмәтле Исламия Мәсхүтовна! Без сезне матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, хезмәттәшләр, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба белүегез – барысы да сезне бизәүче асыл сыйфатлар. Матур юбилеегыз белән котлап, сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, авыр һәм мактаулы хезмәтегездә зур уңышлар, тән сихәте, бәрәкәтле озын гомер, тормыш иптәшегез Фәрхать белән тигезлектә, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Туган көнегез – юбилеегыз белән.
Чын күңелдән сезне котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык, куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Яшәгез һәрвакыт елмаеп
Борчулар кермәсен күңелгә.
Бәхетегез кояш нуры сипсен
Сүрелми гомер-гомергә.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.
Нет комментариев