Котлыйбыз!
Әмир авылында гомер итүче кызыбыз, сеңелебез, апабыз Исламия Мәсхүт кызы Нуртдинованың 18 июньдә матур бәйрәме, күркәм юбилее, аңа 50 яшь тула.
Кадерле кешебез! Гомер бәйрәмең белән барыбыз бергә, чын күңелдән кайнар котлыйбыз! Сиңа бәхетнең иң зурысын, уңышның иң мулын, гомернең иң озынын телибез.
Ачык йөзле, олы йөрәкле, уңган, сабыр, ярдәмчел кешебез син безнең. Шушы матур сыйфатларың белән һәр кешене үз итәсең, якын күрәсең, шуның белән үзеңә хөрмәт яулый беләсең.
Киявебез Фәрхать белән, авылда үрнәк булып, матур итеп яшисез!
Үзегез кебек уңган-булган, менә дигән өч ул тәрбияләп үстердегез. Шөкер, алар да әкренләп үз гаиләләрен кора башлады. Кайткан арада да нәрсә дә булса эшләп, булышып китәргә әзер торалар. Авылда, районда уздырылучы һәр чарада сез иң беренчеләр булып башлап йөрүчеләр. Гомумән, нинди генә вакыт булуына карамастан, сез иң алдан булып ярдәмгә киләсез.
Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә!
Туганыбыз, сиңа алдагы тормышыңда да исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, киявебез Фәрхать белән тигезлектә, булганына шөкер итеп, балаларыгызның игелеген күреп, оныкларга сөенеп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез, борчуларсыз, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвегезне телибез!
Бүген күркәм гомер тантанасы -
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык-бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын!
Шулай ук 18 июнь көнне оныгыбыз, энебез Фаяз Нуртдиновка да 19 яшь тула. Аны да туган көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Гомер юлының озынын, бәхетлесен, кайгысызын, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез!
Иң изге теләкләр белән әниебез Рәйсә, абыең Илдар, җиңгәң Раушания, балалар: Рәмис-Миләүшә, Алия, Ильфат.
Бу теләкләргә әби-бабайлар да кушыла.
Нет комментариев