Котлыйбыз!
Кадерле кешебез – Чирмешәндә яшәүче Гүзәл Вәлиәхмәт кызы Гомәрованы 17 июньдә булачак 50 яшьлек юбилее белән ихлас котлыйбыз.
Игелекле, уңган, гел ярдәмчел ул, позитив, заманча фикерле, күп белергә омтылучан кеше. Эшендә дә мактаулы, җаваплы. Нурлы өйләреннән кунаклар өзелми, туган-тумача, дус-ише белән аралашып яшиләр. Барлык кылган яхшылыкларың өчен рәхмәт, Гүзәл. Сиңа туганыбыз Маратка, кызыгыз Илсөяргә дә нык саулык, бәхет, тынычлык телибез.
Юбилеең белән!
Юбилеең котлы булсын,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Котлауларыбызны, теләкләребезне кодагыебыз
Тәслия Хөснелгата кызы Вилдановага да (Чирмешән) юллыйбыз, аңа 19 июньдә 75 яшь тула.
Алда әле тагын шундый сөенечле вакыйгалар көтеп торсын, саулыгың нык, бәхетең тулы булсын, кадерле Тәслия апа! Син игелекле, бар эшкә оста, абруйлы, барыбызга да үрнәк кеше.
Хөрмәт белән, туганнарыгыз – Гомәровлар.
Нет комментариев