Котлыйбыз!
Әмир авылында туып үскән, Чирмешәндә яшәүче Тәслия Хөснелгата кызы Вилдановага 19 июньдә 75 яшь тула.
Кадерле, газиз әниебез, әбиебез, туган көнең белән ихлас котлыйбыз. Сиңа Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен, туар таңнарың аяз, имин булсын. Шатлык-бәхеткә уралып, күңел тынычлыгы белән озын гомер итүеңне телибез. Якты йөзең, тәмле ашларың, җылы сүзең өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы белән, җан җылыңны сүндермичә, без – балаларыңа, оныкларыңа, яшәеш чыганагы булып балкып яшә.
Җирдә кояш балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине бик яратучы кызларың, кияүләрең, оныкларың. Әлеге теләкләргә кодаң һәм кодагыең да кушыла.
Нет комментариев