Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Югары Кәминкә авылы янында җиңел машина әйләнеп капланган

Югары Кәминкә һәм Кызыл Яр авыллары арасындагы юл участогында LADA LARGUS автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесен һәм пассажирын Әлмәт больницасына озатканнар.

-Пермь шәһәреннән Самарага эш белән баручылар, куркынычсыз тизлек сайламыйча, идарәне югалтып, автомашиналары белән юл кырыена төшеп әйләнеп капланалар. Үзләре әйтүенчә, машинаны әүвәл уң як  обочинага тартып ала, аннан каршы юлга чыгалар. Алдан килүчеләргә бәрелмәс өчен шофер янә уңга ала һәм машина юл кырыена төшеп әйләнеп каплана, - диде районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров.

Әлеге юл һәлакәтендә тән җәрәхәтләре алган ике ир-атны - йөртүчене һәм пассажирны Әлмәт больницасына озатканнар. Аларны, беренчел медицина ярдәме күрсәтеп, өйләренә кайтарып җибәргәннәр, амбулатор дәвалану билгеләгәннәр.  

фото: Рәмис Шәкүров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев