Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Тагын бала имгәнде

10 август көнне районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды. Кузай-Нурлат юлында, Иске Элмәле авылы янындарак бер машина, дистанцияне дөрес сайламыйча, алда баручы ВАЗ-111730 автомобиленә килеп бәрелә һәм һәлакәт урыныннан качып китә (караңгы төстәге ВАЗ-21140 автомобиле булырга мөмкин). Бәрдергәннән соң, ВАЗ-111730 юл читенә төшә. Нәтиҗәдә, арткы утыргычта балалар креслосында утырган 2008...

10 август көнне районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды.


Кузай-Нурлат юлында, Иске Элмәле авылы янындарак бер машина, дистанцияне дөрес сайламыйча, алда баручы ВАЗ-111730 автомобиленә килеп бәрелә һәм һәлакәт урыныннан качып китә (караңгы төстәге ВАЗ-21140 автомобиле булырга мөмкин). Бәрдергәннән соң, ВАЗ-111730 юл читенә төшә. Нәтиҗәдә, арткы утыргычта балалар креслосында утырган 2008 елгы бала (машина йөртүченең улы) төрле дәрәҗәдә имгәнүләр ала һәм район үзәк больницасына озатыла.

Шуны да язу урынлы, бала белән янәшәдә, арткы утыргычта утыручы пассажир, саклык каешын эләктермәгән булу сәбәпле, гәүдәсе белән баланы кыса.

Әти-әниләр, өлкәннәр, машина йөртүчеләр, юлларда сак һәм игътибарлы булыйк!

Рәмис Шәкүров,

ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балалар катнашында юлтранспорт вакыйгасы