Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Районда машина йөртүче тагын 3 кешенең административ хокук бозу турындагы эше җәмәгать судында каралган

Кызыл Чишмәдә яшәүче Рәзил Каюмовка карата суд ике карар чыгара. Ул, транспорт чаралары йөртүгә документы булмаган килеш, автомашина һәм трактор руле артына исерек хәлдә утыра.

Суд гаеплене, 2 нче группа инвалид Каюмовны, ике эш буенча 60 мең сум штрафка тарту турында карар чыгарган.

Чирмешән кешесе Алсу Мисбахова аек булмаган хәлдә автомашина белән идарә итүе өчен, аны автоинспекторлар бу хәлдә Чирмешәндәге бер йорт янында туктатканнар, 30 мең штраф түләячәк, ул 1 ел да 6 ай транспорт средстволарын йөртә алмаячак. Җәмәгать суды административ хокук бозган тәрбияче шундый җәзага лаек дип тапкан.

Иске Кадидан 41 яшьлек Динар Галиевның, транспорт йөртүгә документы булмаган килеш һәм алкоголь кулланганнан соң автомашина руле артына утыруын суд 10 тәүлеккә кулга алу турында карар белән бәяләгән.

Әлеге материалларны юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясеннән бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев