Юл хәрәкәте

Лашман янында әйләнеп капланган машина хуҗасы Әлмәт больницасында

Дүшәмбе көнне төнге бердә, Лашман авылына Кәминкә ягыннан керә торган юл тирәсендәрәк, Чирмешәннән Күтәмә уңаена баручы XUNDAI SOLARIS автомашинасы әйләнеп капланган. Районның ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе кызу барган һәм машинасын тыя алмыйча, каршы якка, юл кырыена төшкән. Күптөрле имгәнүләр алган, күкрәк читлеген, башын авырттырган автомашина хуҗасын, Яңа Чишмә районы...

Дүшәмбе көнне төнге бердә, Лашман авылына Кәминкә ягыннан керә торган юл тирәсендәрәк, Чирмешәннән Күтәмә уңаена баручы XUNDAI SOLARIS автомашинасы әйләнеп капланган.

Районның ЮХИДИ инспекторлары әйтүенчә, аның йөртүчесе кызу барган һәм машинасын тыя алмыйча, каршы якка, юл кырыена төшкән. Күптөрле имгәнүләр алган, күкрәк читлеген, башын авырттырган автомашина хуҗасын, Яңа Чишмә районы кешесен, Әлмәткә больницага озатканнар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы авария лашман Әлмәт больницасы

Нет комментариев