Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Классташлар бәрелешкән: берсе һәлак булган

14 март көнне Казан читендә куркыныч авария була.

Җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешә. Кызганыч, җиңел машина рулен артындагысы һәлак була. Әлеге ир-атларның икесенең дә исеме Самат, алар авылдашлар, җитмәсә бер сыйныфта да укыганнар икән.

– Бөтен авыл белән шаккаттык инде. Каян бер-берләрен эзләп тапкан алар. Күрәчәк инде бу. Вафат булган Самат Җиһаншин 1967 елгы, Лаеш районының Сокуры авылында яши, Самат Мияссаров 1968 елда туган, Яңа Чишмә районында яшәгән булган. Икесе дә тормыш көтә торган ир-атлар алар, – ди Аксубай районының Яңа Ибрай авылы җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Саматны җирләдек инде. Озатырга икенче Самат та кайткан иде. Бик кызганыч. Саматның урыны оҗмахта булсын.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев