Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Ивашкино егете сыра эчеп ялгышкан

Сыра эчкән килеш машина белән идарә итү Ивашкино егетенә кыйммәткә төшәчәк. ЮХИДИ экипажы аның машинасын авыл урамында кичке сәгать уннарда туктата. Йөртүченең документларын тикшергәндә, инспекторлар аннан алкоголь исе сизеп алалар. -Бу кагыйдә бозучыга 30 мең сум штраф һәм ел ярымга яки ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный....

Сыра эчкән килеш машина белән идарә итү Ивашкино егетенә кыйммәткә төшәчәк.


ЮХИДИ экипажы аның машинасын авыл урамында кичке сәгать уннарда туктата. Йөртүченең документларын тикшергәндә, инспекторлар аннан алкоголь исе сизеп алалар.

-Бу кагыйдә бозучыга 30 мең сум штраф һәм ел ярымга яки ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы яный. Нурлатка озатылган машинасының штрафстоянкада торуы өчен сәгатенә 60 сум 98 тиен, эвакуатор хезмәтенә 2006 сум түләргә туры киләчәген исәпләсәң, бу - үкенерлек гамәл. Шуның өстенә, срогы узгач, "права"ны алыр өчен кабат имтихан тапшырасы. Руль артына исерек килеш утыручылар үзләрен генә түгел, тирә-юньдәгеләрнең гомерен дә куркыныч астына куя, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined