Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Юл һәлакәтендә 29 яшьлек шешминкалының гомере өзелгән

Узган якшәмбе көнне районыбызның Нагай авылы янындагы борылышта булган юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелде.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  фаҗига иртәнге сигезләр тирәсендә була.  Шешминка авылы ягыннан Андреевка уңаена хәрәкәт итүче Volkswagen Touareg җиңел автомашинасы  юл кырыена төшеп китә һәм берничә тапкыр әйләнеп каплана. Автомашина яртылаш сытылган, иң аянычы – салондагы ике кешенең дә шунда ук гомере өзелгән.

-Бик кызу барганнар. Руль артында тумышы белән шешминкалы - 29 яшьлек ир-ат булган, ул Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән. Шунда үлгән пассажир  да Чаллыдан, аңа 34 яшь.  Бәлага таручылар икесе дә иминлек каешларын такмаганнар, шуңа күрә салоннан очып чыкканнар, - диде Чирмешән районының ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров. - Машина йөртүчеләребез юлларда ашыкмасыннар иде, тизлек режимын, юл кагыйдәләрен төгәл үтик. Ашыгулар һәлакәткә илтә.

Фаҗигадә һәлак булган якташыбызның Шешминкада яшәүче, урманчылык тармагында эшләүче әти-әнисенә түземлек, сабырлык телибез.

Рәмис  Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев