Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Элмәле буасы янында автоһәлакәт: бер кеше үлгән

Кичә, көндезге 12 ләр тирәсендә Яңа Элмәле буасы янындарак, Иске Элмәле борылышына таба юл участогында Лада-212140 автомашинасы МАЗ йөк машинасы астына килеп кергән. Җиңел автомашина йөртүчесенең шунда ук гомере өзелгән.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Сергей Барабашкин әйтүенчә, беренчел мәгълүматлар буенча, Нурлат уңаена баручы “Лада” йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламый, идарәне югалтып каршы як юлга чыга һәм йөк автомашинасына бәрелә. Һәлак булган 37 яшьлек ир-ат - Әлмәт шәһәре кешесе, нефтьче булып эшләгән. МАЗ шоферы Нурлат районыннан, ул исән-сау.  

Сергей Барабашкин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев