Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә велосипед юллары да кирәк

Быел, үткән 11 айда, районда 7 юл-транспорт һәлакәте булган, ягъни былтыргыдан 2гә кимрәк. Шөкер, аларда үлүчеләр юк.

Әлеге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2353 очрагын ачыклаганнар. Транспорт йөртүче 64 кешенең (былтыр – 58) аек булмаган хәлдә руль артына утыруы беленгән.

Болар хакында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышында әйтелде. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт автоиинспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Рәмис Шәкүров ел дәвамында башкарылган эшләр турында да сөйләде.

-Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрсәткечләребез сизелерлек яхшырды. Моңа өлеше кергән һәркемгә рәхмәт, - диде район башлыгы Рамил Айбатов. –Бу мәсьәләгә республикада, районда да зур игътибар бирелә. Монда юллар торышы, аңлату эшләре алып бару зур роль уйный. Киләсе елда авыллар эчендәге юлларны шомартуга средстволар күбәергә тиеш.

Тротуарларны төзегәндә, искеләрен төзәткәндә, заман башка хәзер, велосипед юллары, питбайкларда йөрүчеләр өчен аерым урын да ясарга кирәк. Бу мәсьәләдә тыю чаралары белән генә булмый. Ә менә исерек килеш транспорт йөртүчеләрне ачыкларга, җавапка тартырга кирәк.

Утырышта юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия секретаре Рәмилә Рәхмәтуллина һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесенең профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алина Филиппова да чыгыш ясадылар, 2023 елда башкарылган эшләр, 2024 елдагы бурычлар, юлларда балалар имгәнүен  кисәтү хакында сөйләделәр.

Бу чара ахырында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәүмин итү мәсьәләләрен чишүдә активлык, яклау күрсәткән кайбер якташларга, оешмаларга бүләкләр тапшырылды.

Утырыш эшен район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов алып барды.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев