Чирмешәндә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза

Юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган атналык 15-21 сентябрь көннәрендә илнең бөтен территориясендә, шул исәптән безнең районда да уза.

Чаралар балигъ булмаганнар катнашында аварияләрне киметүгә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быелның узган 8 аенда республикада 16 яшькәчә балалар катнашында 305 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда ун сабыйның гомере өзелгән, 329сы җәрәхәтләнгән. Бәхеткә, безнең районда балигъ булмаганнар катнашында юл бәла-казалары теркәлмәгән, дип хәбәр итәләр район автоинспекторлары.

Куркынычсызлык атналыгы кысаларында районның барлык мәктәпләрендә тематик дәресләр, акцияләр һәм ата-аналар җыелышлары оештырыла.

-Машина йөртүчеләрне җәяүлеләр кичүләре һәм мәктәпләр янында игътибарлырак булырга, ә ата-аналарны даими рәвештә балаларына юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшереп торырга киңәш итәбез, - диде “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Кәбирова.

 

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев