Чирмешәндә дүрт мотоциклчыны тоткарлаганнар
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә дүрт мотоциклчыны тоткарлаганнар

Район автоинспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре бу елның үткән җиде аенда дүрт мотоциклчыны тоткарлаганнар.

Аларның транспортларының документлары һәм йөртү таныклыклары булмаган. Кагыйдә бозучыларның берсе - урта яшьләрдәге кеше, өчесе – яшүсмер. Аларга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр административ штраф каралган.

Марат Гомәров фотосы.

 

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев