Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында скутерларда йөрүче яшүсмерләр күренә башлады

Быелның узган ике аенда (гыйнвар-февраль) район юлларында бер юл-транспорт һәлакәте булган, анда бер кеше тән җәрәхәтләре алган.

Соңгы биш елдагы тәүге ике ай статистикасына күз салсаң, юлларда аяныч хәлләр районда 2020 елда күбрәк булган: биш зур һәлакәт теркәлгән, алты кеше тән җәрәхәтләре алган, бер кеше үлгән. Шөкер, соңгы дүрт елның тәүге ике аенда аварияләрдә үлүчеләр юк.

Республиканың Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров рәислегендә районнар белән  юл куркынычсызлыгына кагылышлы үткән комиссия утырышында әйтелгәнчә, Татарстан юлларында  2024 елның ике аенда 390 юл-транпорт һәлакәте теркәлгән, аларда 50 кешенең гомере өзелгән, 496 кеше имгәнгән, яраланган.

Һәлакәтләрнең күпчелеге  автомашиналар бәрелешү, каршы як полосага чыгу, узып китү кагыйдәләрне бозу аркасында еш була икән. Гыйнвар- февраль бураннары да быел байтак гаиләгә хәсрәт алып килде. Якын-тирә районнар юлларында булган аяныч хәлләрне ишетеп, укып тордык.

-Әлеге бураннар вакытында бездә дә, Югары Кәминкә белән Кызыл Яр авыллары арасындагы юлда, берьюлы биш автотранспорт бәрелеште, шунда бер кеше имгәнде, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.

Районның баш автоинспекторы әйтүенчә, соңгы арада юлларда скутерларда йөрүче яшүсмерләр күренә башлады. Ата-аналар бу уңайдан балаларын күз уңыннан ычкындырмасын иде.

Утырышта әйтүләренчә, озакка сузмыйча, юлларны ремонтлауга керешү зарур, кыштан соң ачылган чокыр-чакырлар фаҗига китереп чыгаруы бар.

-Хәзер мәктәп укучылары язгы каникулга чыга. Бу чорда алар үзләре дә, машина йөртүчеләр дә игътибарлы булсыннар иде. Җәяүлеләр караңгы вакытта өс-киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар кирәклеге хакында онытмасын. Кайбер балалар юлда нидер тыңлап колакчыннар киеп йөриләр, ә бу игътибарны киметә. Зинһар, боларның барысы турында да балаларыбызга кат-кат сөйлик, аңлатыйк, - ди Рәмис Шәкүров.

2024 елның тәүге ике аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрле балалар катнашында 56 юл-транспорт  һәлакәте теркәлгән. Аларда  ике баланың гомере өзелгән, алтмыш бала имгәнгән.

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев