Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлларында “Иминлек каешы” чарасы үтә

Район автоинспекторлары 17 - 23 апрель көннәрендә машина йөртүчеләрнең иминлек каешларын тагып йөрү кагыйдәләрен үтәвенә игътибарны арттырды.

Әлеге уңайдан район юлларында махсус рейдлар оештырыла.

- Статистика күрсәткәнчә, иминлек каешын тагу юл һәлакәте очрагында машина йөртүченең һәм алгы утыргычта утырган пассажирның  һәлак булу  яки имгәнү алу ихтималын – 50, ә арткы утыргычтагыларныкын 25 процентка киметә. Ә машина әйләнеп капланган очракта ул исән калу шансын  биш тапкырга арттыра. Шуның өчен машина йөртүче якташларыбыз әлеге мәсьәләгә игътибарлы булсыннар, салонда балаларны утыртып йөрү кагыйдәләрен дә онытмасыннар иде, - ди  автоинспекциянең райондагы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.   

фото Марата Гумерова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев