Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыгачак
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары “Тоннель” операциясенә чыгачак

Район автоинспекциясе бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 28 декабрьдә иртәнге сәгать 7.00дән 9.00гә кадәр район үзәгендә “Тоннель” профилактик операциясе оештырыла.

Чара юл-транспорт һәлакәтләре зыяннарын киметү максатында үткәрелә. ДАИ хезмәткәрләре төп игътибарны автомашиналарда балаларны йөртү кагыйдәләренә юнәлтәчәк.


Нет комментариев