Чирмешән автоинспекторлары Кармышта салмыш тракторчыга юлыккан
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары Кармышта салмыш тракторчыга юлыккан

Район автоинспекциясе бүлеге экипажы кичке 10 нчы яртылар тирәсендә Кармыш авылына керү юлында трактор туктата. Аның йөртүчесенең алкоголь кулланганлыгы ачыкланган.

-Әлеге тракторчы  үз гаебен таныды, алкоголь кулланганлыгын алкотектор да дәлилләде. Кагыйдә бозган ир-егеткә ел ярымнан ике елга кадәр автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сум штраф яный, - диде район автоинспекциясе начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Сәйфетдинов.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев