Чирмешән автоинспекторлары кагыйдә бозган яшь мотоциклчыларга юлыкканнар
Юл хәрәкәте

Чирмешән автоинспекторлары кагыйдә бозган яшь мотоциклчыларга юлыкканнар

Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда мотоцикл һәм пит-байк белән идарә иткән ике яшүсмерне туктаткан.

-Районыбызның бер авылында 16 яше тулмаган яшүсмер Иж Планета-5 мотоциклы руле артына утырган иде. Аның әнисенә карата административ беркетмә төзелде. Чирмешәндә исә 16 яшьлек егет пит-байк белән гомуми кулланылыштагы автомобиль юлына чыккан. Моның өчен аңа хәзер 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф яный, - диде район автоинспекциясе җитәкчесе Рәмис Шәкүров.

Сергей Барабашкин фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев