Бу турыда районның ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте. Юл һәлакәтләренең күпчелеге тизлекне арттыру аркасында килеп чыга. Ел саен Россиядә шул сәбәпле 4,5 мең юл-транспорт һәлакәте була.
Агымдагы елның өч аенда Татарстанда машина йөртүчеләрнең юлда кызу йөрүе аркасында 117 юл һәлакәте килеп чыккан, аларда 8 кеше һәлак булган, 149 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
Атналык 12 майга кадәр дәвам итәчәк, аның кысаларында төрле чаралар, акцияләр уздырылачак.
Автор фотосы
Нет комментариев