Чирмешәндә җәяүлеләрне "Тоннель" дә туктатканнар
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә җәяүлеләрне "Тоннель" дә туктатканнар

Район үзәгендә чираттагы “Тоннель” операциясе кысаларында районның ЮХИДИ инспекторлары юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы җәяүлеләрне дә ачыклаганнар.

Рейд барышында Дзержинский һәм Гагарин урамнары киселеше юл чатында, “Магнит” кибете янында, 30 лап машина туктатылган. ЮХИДИ хезмәткәрләре  сигез шоферның  кагыйдәләрне бозуын теркәгән. Алар, нигездә, номерларын пычрак йөртүчеләр һәм куркынычсызлык каешын такмаучылар.

Инспекторлар җәяүлеләрне дә игътибарсыз калдырмаган, чөнки бу урында җәяүлеләр юлы булып  та, юл аша теләсә кайдан чыгучылар байтак. Андыйларга алай ярамаганлыгын аңлатканнар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев