Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә тагын дүрт машина йөртүчегә 30 мең штраф салынды

Декабрь аенда Чирмешәннең җәмәгать суды аек булмаган хәлдә руль артына утырган тагын дүрт машина йөртүченең эшен карады.

Әккәрәй авылында яшәүче Александр Ефимовны юл инспекторлары иртәнге сәгатьтә Чирмешәндә туктаталар. Ул “Лада-Гранта” автомобиле белән спиртлы эчемлек кулланган хәлдә идарә итүдән куркмаган. Ефимов медицина тикшерүдән баш тарта, әмма суд барышында үз гаебен таный.

Ивашкинодан Николай Андреев идарә иткән “Фольксваген Тигуан” машинасын Самара өлкәсенең Исаклы авылында тоткарлаганнар. Сәгать иртәнге уннар тирәсе булуына карамастан, якташыбыз руль артына алкогольле эчемлек кулланып утырган була. Аның мондый хәлен алкотектор да исбатлый.

Суд утырышына килмәгән Алексей Миронов Чирмешәндә яши. Полиция хезмәткәрләре аны төнлә район үзәгендә туктаталар һәм исереклек билгеләре ачыклану сәбәпле, транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзиләр. Туймәт егете Радик Сәхапов та, автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, суд утырышына чакырылган, ләкин утырышка килмәгән.

Автомобиль белән аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен, җәмәгать суды аларның һәрберсенә 30 мең сум штраф һәм бер ел ярымга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турында карар чыгара.

Әлеге материаллар юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясеннән алынды.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев