Чирмешәндә машина йөртүче утыз кешенең дүртесе кагыйдә бозган
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә машина йөртүче утыз кешенең дүртесе кагыйдә бозган

Кичә, 29 октябрьдә, кичке 4тән 6га кадәр, район автоинспекторлары “Тоннель” операциясе үткәрде.

Алар район үзәгенә төньяктан керү юлында, “Чирмешән” язуы янындагы  юл чатында, транспорт чараларын тикшерделәр. ЮХИДИ хезмәткәрләре 30 машина туктаткан, шуларның  дүртесенең йөртүчеләре юлда йөрүнең төрле кагыйдәләрен бозган.

фото: архив


Нет комментариев