Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә хатын-кызлар салган килеш машина йөртәләр

Декабрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина белән идарә итүче 7 якташыбызга карата административ беркетмә төзегәннәр. Алар арасында хатын-кызлар да бар. -Кызганычка каршы, бу яман гадәт кайбер гүзәл затларыбызга да хас,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров.- Декабрь аеның соңгы көннәрендә без хатын - кызлар идарә иткән ике машина...

Декабрь аенда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина белән идарә итүче 7 якташыбызга карата административ беркетмә төзегәннәр. Алар арасында хатын-кызлар да бар.

-Кызганычка каршы, бу яман гадәт кайбер гүзәл затларыбызга да хас,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Рәмис Шәкүров.- Декабрь аеның соңгы көннәрендә без хатын - кызлар идарә иткән ике машина туктаттык, ике шофер да исерек иде. Юк, аракы исе генә дә түгел, яхшы ук исерекләр бит. Беренче очракта кич утырып, күңел ачып юлга чыккан хатын- кыз Югары Чегодайдан Урманасты Үтәмешкә бара иде, икенче "автоледи"ны Кече Чегодай юл чатында туктаттык. Хәзер инде аларга җәяү йөререгә туры киләчәк һәм әле шактый зур күләмдә - 30 мең сум штраф та түләргә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Штраф ЮХИДИ