Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек килеш машина йөртүче җиде шофер кулга алынган

2014 нче елны район территориясендә булган 20 юл-транспорт һәлакәтендә 9 кешенең гомере өзелгән, 24 кеше яраланган (2013 елның 12 аенда 23 авариядә 5 кеше үлгән, 28се җәрәхәтләнгән). ЮХИДИ бүлекчәсенән алынган мәгълүматлардан шул күренә, күп очракта аварияләр килеп чыгуга тизлек режимын бозу (10) сәбәпче. Шулай ук 4 авария юлның каршы як...

2014 нче елны район территориясендә булган 20 юл-транспорт һәлакәтендә 9 кешенең гомере өзелгән, 24 кеше яраланган (2013 елның 12 аенда 23 авариядә 5 кеше үлгән, 28се җәрәхәтләнгән).

ЮХИДИ бүлекчәсенән алынган мәгълүматлардан шул күренә, күп очракта аварияләр килеп чыгуга тизлек режимын бозу (10) сәбәпче. Шулай ук 4 авария юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә булган. Тагын дүрт авариядә исерек килеш машина йөртүчеләр гаепле.
Үткән елны материаль зыян килү белән бәйле 152 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (2013 елда - 224).
Былтыр ЮХИДИ хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 5358 очрагын исәпкә алганнар (2013тә - 4591), шул исәптән 2197се тизлек режимын бозучылар, 918се - куркынычсызлык каешын каптырмаучылар.
Узган ел дәвамында 99 машина йөртүче 2 айдан алып 2 елга кадәр йөртү таныклыкларыннан мәхрүм ителгән.
Вакытында штраф түләмәгәннәре өчен, 59 кеше административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 7се административ кулга алынган.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан авария Районы