Чирмешән юлындагы һәлакәттә телефон “гаепле”
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлындагы һәлакәттә телефон “гаепле”

10 май көнне Күтәмә авылы янындарак ВАЗ-2110 автомашинасы әйләнеп капланган. Аның йөртүчесе салон панеле өстендәге кесә телефонына “алданган”.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Казан уңаена бара торган “унлы” автомашинасын йөртүче ир-ат - Югары Кәминкә авылы кешесе игътибарын телефонга юнәлтеп, көпчәкләре белән юлның уң як обочинасын “эләктерә”. Аннан машина юлның сул ягына төшеп әйләнеп каплана.

-Нәтиҗәдә тән җәрәхәтләре алган  машина йөртүчегә һәм пассажир хатын-кызга  больницада медицина ярдәме күрсәтергә туры килде. Бәлагә таручылар, бәхеткә, куркынычсызлык каешларын таккан булганнар, - диде әлеге уңайдан районның ЮХИДИ бүлеге инспекторы Сергей Барабашкин

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев