Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында Нурлат кешесенең гомере өзелде

Нурлат шәһәреннән Чирмешәнгә эшкә дип чыгып киткән 52 яшьлек нефтьчегә өенә исән-сау кайтырга насыйп булмаган. Юлда машина бәрдергәннән соң, ир-ат һәлакәт урынында ук җан бирә. Бичараның Югары Чегодай авылы ягындагы ДНСка эшкә килүе була. Автобустан төшеп калган энергетикны Мордва Афонькәсеннән Чирмешәнгә баручы җиңел автомашина бәрдерә. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренчә, аның йөртүчесе...

Нурлат шәһәреннән Чирмешәнгә эшкә дип чыгып киткән 52 яшьлек нефтьчегә өенә исән-сау кайтырга насыйп булмаган. Юлда машина бәрдергәннән соң, ир-ат һәлакәт урынында ук җан бирә.


Бичараның Югары Чегодай авылы ягындагы ДНСка эшкә килүе була. Автобустан төшеп калган энергетикны Мордва Афонькәсеннән Чирмешәнгә баручы җиңел автомашина бәрдерә. ЮХИДИ инспекторлары сүзләренчә, аның йөртүчесе исерек тә булган.

Гөнаһ шомлыгына каршы, Минзәләдән кунактан кайтучы Башкортстан кешеләрен дә бәхетсезлек безнең районда сагалаган. Ирле-хатынлы һәм аларның 17 яшьлек кызлары утырган "тугызлы" Кече Чегодай авылы янындагы юл киселешендә олы юлдан баручы КамАЗ астына килеп керә. Әле ярый, бәлага таручылар һәлакәттә җиңелчә имгәнүләр генә алган. Аларга район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәтелә.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров әйтүенчә, Ижевскидан фарфор сервизы төяп Ульяновскийга юл тоткан машина йөртүчесе дә товарын үз урынына ансат кына кайтарып җиткерә алмый. Ул иярләгән " Газель" Иске Котыш авылы янындарак юл кырыена төшә. Төнге икедә машина йөртүче руль артында йокыга киткән. Сервизы өлешчә ватылса да, аның үзенә зыян булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined