Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән шоферлары Сабан туенда исереп йөрмәгән

Районда үткән Сабан туе бәйрәме көннәрендә бер генә исерек шофер да ачыкланмаган. Тик бер якташыбыз, руль артына аек булмаган хәлдә утырып, автоинспекторларга бераз алданрак “эләккән”. Ул нәкъ шуның өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган инде.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсенннән хәбәр итүләренчә, Сабан туе бәйрәмнәре көннәрендә район юлларында дүрт экипаж (икесе - районныкы, икесе – читтән) эшләгәннәр. Шулай да рейдлар барышында транспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләр ачыкланмаган. Иң мөһиме, узып баручылар катнашындагы бер һәлакәтне санамаганда, бәйрәм көннәрендә районда юл бәла-казалары да теркәлмәгән. Ә менә  7 июнь көнне районның ЮХИДИ инспекторлары ике исерек шоферны тоткарлый.

-Иртәнге сәгать алтыда Әккәрәй авылында бер  җиңел машинаны туктаттык. “Тугызлы” йөртүчесе “кичәгедән” соң, махмырдан руль артына утырып юлга чыккан, эшкә баруы. Хәзер әлеге шоферга 30 мең сум штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр правасыннан мәхрүм ителү яный, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәмис Шәкүров. -Шул ук көнне көндезге  11ләрдә Кызыл Чишмә авылында “Ока” автомашинасының йөртүчесен тикшердек. Ул исерек иде, өстәвенә, шундый гаебе өчен моңа кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, тик якташыбыз янә руль артына утырып юлга чыккан. Аңа  җәза тагын да кырыс булачак.  

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев