Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән-Шентала юлында "Опель Мокка" юл кырыена төшкән

3 август көнне Чирмешән-Шентала юлында булган юл һәлакәтендә юл кырыена төшеп киткән иномарка пассажирының кабыргалары сына. Аны, район үзәк больницасында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, өенә кайтарып җибәргәннәр.

Районның ЮХИДИ инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, бу авариядә Тойота йөртүчесе сулга борылганда алдан ук шул яккарак алмый. Нәтиҗәдә аның белән бер уңайда баручы Опель Мокка каршы якка юл кырыена төшеп китә, Пермь ягыннан булган бу машинаның пассажирына зыян килә.

Рәмис Шакуров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев