Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә ике хатын-кыз имгәнгән

Шушы көннәрдә Бәркәтә юлында әйләнеп капланган автомашинада ике хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алганнар. Аларга Әлмәт шәһәрендәге больницада медицина ярдәме күрсәтелә.

Районның ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр итүләренчә,  Самара шәһәреннән  Яр Чаллыга баручы ике хатын-кыз утырган Лада-Приора автомашинасы кичке тугызынчы яртыларда Бәркәтәдән Елховой авылы уңаена, олы юлга чыга торган юлда әйләнеп капланган.  Машина йөртүче 23 яшьлек хатын-кыз йөртүче һәм аның 32 яшьлек хатын-кыз пассажиры авыр тән  җәрәхәтләре алганнар.

-Ник Бәркәтәгә кергәннәр, дисәң, нишләптер, бу инде беренче тапкыр гына түгел,  навигатор машина йөртүчеләрне бутап,  Бәркәтә аша уздыра, әлеге хатын-кызлар да бу авылга “адашып” кергәннәр. Һәлакәткә очраган урыннары да борылышлы, куркыныч, биек ярлы участокка туры килгән. Бәлагә таручыларның машиналары берничә тапкыр әйләнгән, “Приора” юлдан 20 метрлап ераклыкта иде, - ди районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.   

 

 

Рәмис  Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Именно шул участокта зигзаг борылыш. Бернинди Дэ знаклар юк. Белгэн кешелэрджэ шунда тэгэрилэр

    2
    X